16+

Тузганак чәчәге онкологиядән дә булыша. Үләнче иң яхшы рецептын әйтте

Үләнче Фирая Захарова тузганак чәчәкләренең файдасы һәм аны ничек кулланырга кирәклеге турында сөйләде.

Тузганак чәчәге онкологиядән дә булыша. Үләнче иң яхшы рецептын әйтте

Үләнче Фирая Захарова тузганак чәчәкләренең файдасы һәм аны ничек кулланырга кирәклеге турында сөйләде.

-    Тузганак чәчәген китереп булмый, кайнатма кайнатырга була. Файдасы күбрәк булсын өчен иң яхшысы - юеш сөлге белән бер-ике сәгать җиңелчә генә каплап торып, бер тәүлеккә суыткычның катыру камерасына куярга, аннары иттарткычтан чыгарып киптерү. Заманча киптерү җайланмасыннан да кулланырга була. Ул булмаса, газ мичен бераз гына ачып куеп, 50-60 градуста киптерә аласыз. Барлыкка килгән гранулалар өстенә (бер чынаякка бер чәй кашыгы) кайнар су агызып төнәтеп эчәргә, әмма кайнатырга кирәкми. Бу төнәтмәне ютәлдән башлап онкология чире булганнарга кадәр эчәргә була. Гомумән, сары чәчәкләр йөрәге һәм бавыры белән проблема булганнарга булыша. Бигрәк тә бавыр ярата сары төсне. Тузганакның яфраклары да файдалы. Аңарда витаминнар аеруча күп. Кайнар су белән юдырып алып, салатларга кушарга була, - диде ул.

Фото: https://ru.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading