16+

Үсемлекләр нишләп айга бәйле?

Ай тулганда организм энергия туплавын, ә кечерәя башлагач, энергияне сарыф итүен ишеткәнегез бардыр инде?

Үсемлекләр нишләп айга бәйле?

Ай тулганда организм энергия туплавын, ә кечерәя башлагач, энергияне сарыф итүен ишеткәнегез бардыр инде?

Ягъни ай тулганда, без һава алабыз, ә кимегәндә һаваны чыгарабыз кебек.
Җир дә шул рәвешле һаваны ала һәм чыгара. Әмма аның барысы да киресенчә: ай тулганда, һавасын чыгара, ә кечерәйгәндә – ала, кояштан, яңгырдан, һавадан көч җыя.

Ай фазалары үсемлекләргә, гомумән, тереклеккә турыдан-туры йогынты ясый.
Яңа ай фазасы өч көн дәвам итә: ай туарга бер көн кала, туган көне һәм киләсе көн. Бу көннәрдә үсемлекнең барлык активлыгы тамырларына күчә. Шуңа да андый көннәрдә үсемлекләрне ашларга, тамырларын тирәнтен йомшартырга, күчереп утыртырга киңәш ителми. Яхшылап су сибү исә аңа көч бирәчәк.
Бу вакыт аралыгында чүп үләннәреннән арыну, корткычларга каршы көрәш яхшы нәтиҗә күрсәтәчәк.

Фазаның беренче һәм өченче көнендә бакчадагы җиләк-җимеш агачлары, яшелчәләрнең ботакларын кисү өчен кулай вакыт санала. Ай туган көнне моны эшләмәскә тырышыгыз. Ул көнне үсентеләрнең барлык энергиясе тамырына күчкәнгә, ай туганда, тамыразыкларны һәм орлыкларны җыярга яхшы вакыт.
Ай туганнан соң, үсентенең соклары өскә таба – ботакларына, яфракларына күтәрелә. Ай туганда чәчәкләре, җимешләре энергия белән тулган була.
Ай 11-12 көн “үсә”. Бу  вакытта биокырның активлыгы тамырлардан ботакларга үрмәли.

Тамырларга зыян килгән очракта да алар моңа реакция бирми диярлек. Шуңа да ай тулганда үсемлекләрне чәчәргә, утыртырга, күчереп утыртырга, сулар сибәргә, ашламалар кертергә, җирне эшкәртергә, үрчетергә киңәш ителә.

Айның тулган фазасы шулай ук өч көн дип исәпләнелә. Бу вакытта үсемлекләрнең барлык биокыр активлыгы җир өслегендәге өлешендә була. Шуңа да ерткыч бөҗәкләргә каршы көрәш, чүпләрне утау, үсемлек тирәсендәге җирне йомшарту, мүлчәләү эшләрен башкару яхшы. Ай тулганда җир астында үсә торган яшелчәләр һәм җимешләр туклыклы матдәләргә һәм витаминнарга бай була. Шуңа да бу чорда аларны җыеп калырга кирәк.

Тулган ай 11-12 көн дәвамында кими. Бу вакыт эчендә үсемлекнең актив матдәләре ботак һәм яфраклардан тамырына төшә. Димәк, тамырларга бик тиз зыян салуыгыз ихтимал. Ә ботаклар һәм кәүсә, киресенчә, тышкы тәэсирләргә бирешмәячәк.

Бакчачылар өчен тагын бер киңәш: үсемлекне иртән иртүк яисә кичке якта, ягъни ай калыкканчы утыртырга кирәк.

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading