16+

Өйдә бәхет агачы үстерәбез

Кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр арасында бәхет агачы, ягъни топиарий ясау да модада. Элек топиарийлар ландшафт дизайнында гына кулланылса, хәзер аларны йортны бизәр өчен дә ясыйлар.

Кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр арасында бәхет агачы, ягъни топиарий ясау да модада. Элек топиарийлар ландшафт дизайнында гына кулланылса, хәзер аларны йортны бизәр өчен дә ясыйлар.

Аны эшләү авыр түгел һәм аның өчен әллә ни кыйммәтле материаллар да кирәкми. Теләгегез булса, сез дә аны ясый аласыз. Моның өчен гөл чүлмәге, төрле ленталар, таяк һәм пластмасса шар, цемент кирәк булачак.
Агач кәүсәсе булачак таякны озынрак итеп алыгыз. Чөнки аның бер башын чүлмәккә кертәсе һәм очына шар утыртасы була. Гомумән, бу очракта кыска агач бик матур күренмәячәк. Таякны буярга яки лента белән урап чыгарга кирәк. Агач ботагын чүлмәккә утыртканчы, иң элек чүлмәккә цемент катнашмасы агызыгыз һәм ул кипкәнче таякны утыртып куегыз. Цемент урынына алебастр, гипс та кулланырга була. Гөл чүлмәге авыр булса, монтаж күбегеннән (монтажная пена) генә файдаланыгыз. Чүлмәк астындагы тишекне капларга онытмагыз. Чүлмәкнең диаметры шар диаметрыннан зуррак булмасын. Шар урынына балаларның пластмасса шарларын кулланырга була. Кәгазьдән папье-маше да ясый аласыз. Шарга каһвә бөртекләре, кабырчыклар ябыштырып чыгыгыз. Ленталардан чәчәкләр ясап, аларны җилем белән беркетә аласыз. Төрле төстәге эре төймәләр дә ябыштырырга була.
Бәхет агачын чүлмәккә утыртканнан соң, каткан цемент өстенә дөге, вак ташлар белән ком, төсле тоз сибә аласыз, нарат күркәсе, кабырчык, каһвә бөртекләре, пестә (фисташка) чикләвеге түшәргә мөмкин.
Топиарийны идәнгә дә, киштәгә дә, тумба яки кечкенәрәк кенә өстәлгә дә куеп була. Аны интерьерга туры китереп тә эшләргә мөмкин. Әйтик, яшел һәм әфлисун төсле обой ябыштырылган бүлмәгә шул ук әфлисун төсендәге бантик бәйләнгән яшел агач ясый аласыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading