16+

Җылытылган идән өчен нәрсә сайларга?

Җылытылган идәннәрне хәзер байлар гына түгел, урта хәлле кешеләр дә ясата ала. Бу технологияне инде күптән уйлап тапканнар. Борынгы греклар һәм римлылар кулланган система бик катлаулы булган һәм утын ягып җылытуга корылган.

Җылытылган идән өчен нәрсә сайларга?

Җылытылган идәннәрне хәзер байлар гына түгел, урта хәлле кешеләр дә ясата ала. Бу технологияне инде күптән уйлап тапканнар. Борынгы греклар һәм римлылар кулланган система бик катлаулы булган һәм утын ягып җылытуга корылган.

Ул заманнарда, җылынган һава торбалар буйлап тарала торган. Заманча җылытылган идәннәр гадирәк: аларны электр системасына яисә су системасына тоташтыралар.

Әле берничә ел элек кенә җылытылган идән өстенә плитка яисә керамогранит җәю актуаль иде. Бу материалларны дизайнга туры китерү җиңел,алар ышанычлы, җылылыкны яхшы үткәрә.

Ламинат һәм паркет тактасын җылытылган идәннәр өчен бик сирәк кулланалар иде. Чөнки җылынганда идән әлеге өслекләргә начар йогынты ясый, алар бозыла. Моның өстенә, кайбер ламинатлар даими җылытканда зарарлы матдәләр бүлеп чыгара.

Хәзер исә ламинат һәм паркет тактасы астына җәеп калдыра торган системалар да бар. Ламинат җитештерүчеләр дә сатып алучыларга җылытылган идәннәр өчен махсус ясалган өслекләр тәкъдим итә.

Иң мөһиме, җылытылган идән өчен модель сайлаганда җитештерүчедән аның ламинат өчен туры киләме-юкмы икәнен ачыкларга онытмагыз!
Ламинат астына, гадәттә, электр белән җылытыла торган система кулланыла. Алар кабельле һәм инфракызыл була.

Җылытылган идән өстенә ПВХ-плитка да җәяләр. Ул тышкы яктан матур, чагыштырмача арзан, җылылыкны яхшы үткәрә, эластиклыгы һәм чыдамлылыгы хисабына, озак хезмәт итәчәк. Аны җәю дә җиңел.

Әмма мондый өслекне агрессив матдәләр кулланыла торган бүлмәдә җәяргә ярамый. Мисалга, ацетон аны бик тиз "ашаячак".
Моннан тыш материал артык җылылыкка чыдам түгел. Югары температураларда ул бозыла һәм формальдегидлар бүлеп чыгара башлый.

Җылытылган идән өстенә линолеум җәяргә уйлыйсыз икән, аның барысы да җылытылган идән өчен ярамаганын истән чыгармагыз. Югары сыйфатлы, натураль җепселләрдән ясалганына өстенлек бирергә тырышыгыз. Шул ук вакытта ул мөмкин кадәр нәзек булырга һәм җылытылган катламы булмаска тиеш.

Җылытылган идәннәр ясау, дөрестән дә, акыллы карар. Бигрәк тә фатирларда, көзен әле үзәкләштерелгән җылылык бирелмәгәндә, ә яз инде җылылыкны сүндергәч, көннәр җылынганчы, бүлмәләр суынмасын өчен бу системаны кулланырга мөмкин.

Водород перекисе 12 "бәла"дан коткара
1. Вирусларны бетерә. Һәр колакка 3әр тамчы тамызсаң  салкын тиюнең эзе дә калмый.
2. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне юганда 700 мл суга 60 мл водород перекисе салыгыз. Пестицидлар чыгып бетәр.
3. Микробларны бетерергә кирәк булганда 3,5 л суга 0,5 л водород перекисе салып, һавага сиптерәләр.
4. 2 чәй кашыгы суга 1 чәй кашыгы перекись кушып, тешләрне чистартканнан соң чайкасаң, алар ак булыр.

5. Тырнакларны агартырга кирәк булганда, перекиськә батырып, изерәтегез.
6. Бетчәләрдән котылырга теләсәгез - битегезне водород перекисе тамызган диск белән мамыклы сөртегез.
7. Мазольләрне йомшартырга кирәккәндә,җылы су белән водород перекисен 1:1 кушып, шул катнашмада батырып торырга.
8. Теләсә нинди органик тапны (бигрәк тә кан табы булса), перекись бетерә. Аны пычранган урынга тамызып, 1 мин көтәргә һәм салкын су белән юып алырга.

9. Гөмбәчекләрне бетерергә кирәккәндә, ул урыннарга перекись сиптереп, 10 мин калдырырга. Аннан чүпрәк белән сөртеп алырга.
10. Киемнәрдән начар ис килсә, яисә агартырга кирәк булса, аны 220 мл перекись салынган суга батырып торырга. Ярты сәг узгач гадәттәгечә, машинага салып юарга.
11. Тәрәзәләрдә тапларны бетерә алмасагыз, перекись белән ышкыгыз.
12. Савыт-сабада ризык янса, аны чистарту өчен аш содасы һәм перекись кушып, паста ясыйлар.

Фото: freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading