Салкын тидереп авырый башлауга ук дару эчәргә ашыкмагыз. Алар урынына үлән чәйләрен эчеп карагыз. Алар дарулардан бер дә калышмый.
Юкә. Юкә чәе температураны төшерә. Аның составында ацетилсалицил кислотасы бар. Шулай ук йөткергәндә тамак авыртуын баса.
Мәтрүшкә. Аның эфир мае компонентлары микробка каршы тора. Ларингит, трахеит, бронхит һәм синусит вакытында нәтиҗәле.
Шалфей. Сулыш алу юлларын ачарга булыша.
Сазанак (чабыр үләне). Сулыш алу юлларын чистартырга ярдәм итә. Буыннар авыртуын баса.
Имбир. Салкын тигән вакытта тирләтә, тереклек сәләтен арттыра, тизрәк дәваланырга булыша. Кан тамырларын ныгыта, бу үзлеге белән ул бигрәк тә йөрәге авыртканнар өчен файдалы. Чөнки температура күтәрелгәндә йөрәк тибүе ешая. Имбир йөткергәндә какырык чыгаруда да ярдәм итә.
Югарыда санап киткәннәр авырганда файдалы. Әгәр дә инде авырыйсыгыз килмәсә, иммунитетны ныгытабыз, дисәгез, үләннәрдән төнәтмә ясап эчегез.
Гөлҗимеш. Аңардагы органик кислоталар ашкайнатуны яхшырта, холестерин күләмен киметә.
Аю баланы (аю җимеше) чәчәге. Нерв системасын тынычландыра. Арыганлыкны бетерә.
Сары мәтрүшкә. Ашкайнату системасын дәвалый, ялкынсынуга каршы тора. Нерв системасына уңай йогынты ясый.
Календула. Тынычландыра, ашказаны-эчәклек тракты һәм бөер авырулары вакытында микробларга каршы көрәшә. Бавырны саклый.
Андыз (девясил). Дәвалану процессында тахикардияне - йөрәк тибеше ешаюны булдырмый.
Җир тамыры (аир). Нерв системасын ныгыта, баш миенең картаюына комачаулык итә.
Тәкәмөгез, кандала үләне (донник). Олы яшьтәгеләрнең, утырып эшләүчеләрнең кан ою процессын көйли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар