16+

1 сентябрьдән керәчәк хезмәт дәресләрендә нәрсәләргә өйрәтәчәкләр?

Россия мәктәпләрендә 1 сентябрьдән укытыла башлаячак «Хезмәт» предметы составына биш мәҗбүри модуль керә, тагын өчесе теләк буенча.

Россия мәктәпләрендә 1 сентябрьдән укытыла башлаячак «Хезмәт» предметы составына биш мәҗбүри модуль керә, тагын өчесе теләк буенча.

Бу хакта ТАСС Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Җитештерү һәм технологияләр», «Азык-төлек продуктларын эшкәртү технологияләре», «Компьютер графикасы. Черчение», «Робототехника», «3D-модельләштерү, прототиплаштыру, макетлаштыру» -  мәҗбүри модульләр. Теләгән очракта укучылар шулай ук «Автоматлаштырылган системалар», «Терлекчелек», «Үсемлекчелек» модульләрен сайларга мөмкин.

Төбәкнең ихтыяҗларына бәйле рәвештә «Авиамодельләштерү», «Медиатехнологияләр», «Сити-фермерлык», «Ресурсларны сак тоту технологияләре» һәм башка модульләр өстәлергә мөмкин. Билгеләп үтелгәнчә, 5-7 нче сыйныфларда "хезмәт" атнага ике сәгать бирелә, 8-9 нчы сыйныфларда - бер сәгать. Дәресләр шулай ук профориентация элементларын да үз эченә ала.

Башлангыч мәктәптә хезмәт дәресләрендә дүрт модуль булачак: «Технологияләр, һөнәрләр һәм җитештерү», «Материалларны кулдан эшкәртү технологияләре», «Конструкторлаштыру һәм модельләштерү», «Мәгълүмати-коммуникатив технологияләр» (ИКТ).

2024 елның 1 сентябреннән "хезмәт" һәм "Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре" предметлары Россия мәктәпләрендә мәҗбүри булачак. Тиешле указны Россия президенты Владимир Путин 2023 елның ахырында имзалады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading