16+

Тукай районында эт кызга ташланган: хәзер мораль компенсация өчен түлиячәкләр

Тешләгәннән соң яралар, психологик травма һәм этләрдән курку...

Тешләгәннән соң яралар, психологик травма һәм этләрдән курку...

Татарстанда сукбай эт һөҗүменнән зыян күргән кызга 40 мең сум компенсация түләячәкләр.

Фаҗига 26 июньдә «Татарстан» совхозы бистәсендә булган. Сукбай эт балага ташланып, аның сул беләген һәм култык асты өлешен тешләгән. Хәзер дә кыз этләрне күрүгә курку кичерә.

Тикшерү барышында прокуратура җирле башкарма комитетның йортсыз хайваннарны аулау эшен тиешенчә оештырмавын ачыклаган.

Нәтиҗәдә прокуратура судка мөрәҗәгать иткән. Суд карары нигезендә, зыян күргән кызга мораль зыян өчен 40 мең сум компенсация түләнәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading