16+

Казанны хәзер ветераннар күрсәтәчәк: гадәти генә экскурсия түгел бу

Казан тарихын экскурсоводлардан гына түгел, ә ил язмышы өчен җаваплылык алган кешеләрдән дә ишетергә мөмкин булачак.дап

Казанны хәзер ветераннар күрсәтәчәк: гадәти генә экскурсия түгел бу

Казан тарихын экскурсоводлардан гына түгел, ә ил язмышы өчен җаваплылык алган кешеләрдән дә ишетергә мөмкин булачак.дап

Башкалада «Герой юлы буйлап» Бөтенроссия проекты старт алды. Беренче экскурсияләрдә 100дән артык студент, мәктәп укучысы һәм суворовчы катнашты.

Проектның төп үзенчәлеге - яшьләргә Казанны махсус хәрби операция ветераннары белән бергә танып белү мөмкинлеге тудыру. Алар профессиональ экскурсоводлар белән берлектә шәһәрнең истәлекле урыннары турында сөйләде, үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашты.

экскурсия. фото ти

Беренче экскурсияләр өчен өч маршрут әзерләнгән иде.

Студентлар Ленин бакчасында, «Кара күл» паркында һәм Казан химия мәктәбе тарихы белән бәйле урыннарда булды. Суворовчылар шәһәрнең тарихи үзәген, Александров пассажын һәм КФУның Геология музеен күрде. Мәктәп укучылары исә Богородицкий монастыре һәм Игенчеләр сарае белән танышты.

Экскурсияләрнең соңгы ноктасы -  Беренче Май мәйданы. Анда өч төркем дә очрашып, герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

экскурсия. фото ти

Ветераннар өчен дә яңа мөмкинлек

«Герой юлы белән» проекты яшьләргә генә түгел, ветераннарга да файда китерергә тиеш. Инициатива аларга үзләрен экскурсовод ролендә сынап карарга, яңа һөнәр үзләштерергә һәм тыныч тормышка җайлашырга ярдәм итәчәк.

Ветераннар шәһәр тарихын үз язмышлары, шәхси хатирәләре аша җиткерәчәк. Оештыручылар фикеренчә, мондый аралашу яшьләр күңелендә аеруча тирән эз калдырачак.

Проектны киләчәктә Россиянең башка төбәкләрендә дә гамәлгә ашырырга ниятлиләр. Казаннан соң эстафетаны Якутск кабул итәчәк.

Шәһәрне белүнең иң кызыклы юлы - аның тарихын үз башыннан кичергән кешеләрдән ишетүдер, мөгаен.

экскурсия. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading