Татарстанның Хезмәт министрлыгы сайты мәгълүмәтләре буенча, 2024 елда безне 118 өстәмә ял көтә.
Киләсе озак яллар февральдә көтелә. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 23 февральдән 25-енә кадәр ял итәбез. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 8-10 мартта өч көн рәттән ял итәчәкбез.
10 апрельда - Ураза бәйрәме. Май бәйрәмнәрендә исә икеләтә дүртәр көнлек яллар билгеләнә: 28 апрельдән 1 майга һәм 9 мәйдан 12-сенә хәтле.
Халыклар бердәмлеге көненә 3 һәм 4 ноябрьдә ял була.
12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә, Корбан бәйрәме (16 июньдә) уңаеннан өстәмә ял көннәре көтелә.
Аннан соң иң озын ял көннәре республика халкын 4-6 ноябрьдә көтә. Бу вакытта без Халыклар бердәмлеге көне һәм ТР Конституциясе көнен билгеләп үтәбез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар