Бу фикер бүген генә туган түгел инде, акрынлап җыела барды ул.
Каләмдәшләрем берәр зур чарадан кайткан саен: «Ишек төбендә басып тордык», — дип зарланалар иде.
Менә күптән түгел соңгы тамчысы тамды да сабыр савытым ташып чыкты.
Чарага чакырылган журналист хәбәрчеләргә мөнәсәбәтнең елдан-ел начарлануын ишетеп килә идем. Үземнең әле моңарчы мондый хәлдә калганым юк иде. Моңарчы... яки «Пирамида»га «Яңа Татар җыры — 26» тамашасына барганчы. Гадәттә, мондый зур милли чараларга хәләл акчабызны түләп, барып, рәхәтләнеп утырып карый идек. Ә быел «Шәһри Казан» хәбәрчесе булып карадым.
«Барыгыз инде», — дигәч, ризалашкан идем. «Җиде урыга җиттем, аннары чыгып китәм...» дияр идем дә, чыгып китеп тә булмый бит — газета мәкалә көтә. Ә аны үзең күрсәң, карасаң, җаның аша үткәрсәң генә укылышлы итеп язып була. Шуңа күрә билет тотып үз урыннарына килгән тамашачы алдында гафу үтенеп, бүтән буш урынга утырдым.
Шактый шулай күчеп йөрергә туры килде. Ярый әле, мин генә булсам... "Татар-информ«дагы фотограф Салават та, башка каләмдәшләр дә шул хәлдә иде. Зур аппаратын күтәреп, шактый вакыт урын эзләде.

Нигә болай соң бу?
Журналист — каләм иясе мондый чараларга ял итәргә түгел, эшләргә бара бит. Димәк, аның билгеләнгән урыны булырга һәм ул уңайлы булырга тиеш. Ә монда урын бөтенләй юк, арткы ишектән исемлек белән генә керттеләр. «Җир ярылса, ярыгына төшеп китәр идем», — диләр бит әле бик оялган чакта.
Мин дә шундый халәт кичердем ул кичне. Һәм халкыбызның «кыз да булсын, буаз да булсын» дигән акыллы мәкален искә төшердем. Әйе, нәкъ шундагыча: журналист килсен дә, язсын да, тик утырыр урыны гына булмасын. Үзенә, гомумән, каләм иясенә шундый мөнәсәбәтне күргәч, ничек, нәрсә язар икән соң ул? Тукай әйтмешли: «Очырмакчы булсам былбыл, күкрәгемнән мыр-мыр итеп мәче чыкмасмы?»
Кайчандыр журналистиканы дүртенче хакимият дип, каләм тотучыларны лаеклы хөрмәтлиләр иде. Бу шул үткән заманда калды бугай.

Халыкның «Каләм тоткан хур булмас» дигән мәкален даими ишетеп, шуңа ышанып яшәдек бит.
Төптән уйлап карасаң, бу сүзләрдә хаклык зур бит. Әгәр дә Каюм Насыйри, Габдулла Тукай һәм башка күп кенә әдипләребез кулларына каләм алып, уй-фикерләрен кәгазьгә язып калдырмаган булсалар, аларның исемнәре дә, иҗат иткән кыйммәтле әсәрләре дә бүгенебезгә кадәр килеп җитә алмас иде. Һәм бик кызганыч булыр иде. Шуңа да каләм тотучыга элек-электән үк хөрмәт зур булган.
Ә бүген? Нишләп соң әле бу бик кирәкле, әһәмиятле һөнәр икенче (әле алай гына булса?) урынга төшеп китте соң? «Гаеп атта да, тәртәдә дә» дигәндәй, бәлки, без — каләм ияләрендә дә бардыр сәбәп. Кыйммәтләр үзгәргән заманда яшибез бит. «Алтын күргәч, фәрештә аза», — диләр.
Тормыш чынбарлыгыннан, хакыйкатьтән ераклашканбыздыр. Һәм нәкъ менә шул безнең абруйны төшергәндер, хөрмәтне киметкәндер дә. Тик бу безнең генә гаеп түгел бит. Шундый шартларга куелгач, ни хәл итәсең?
Ә шулай да газета-журнал хезмәткәрләре, аларның хезмәтләре хакында зурдан кубып, уртага салып, дәүләт, хөкүмәт мөнбәреннән сөйләр чак җитте кебек. Ә бит матбугатта эшләүчеләр кечкенә кеше түгел. Зур конкурслар үтеп, университет-институтларда югары белем алганнар, биш ел укыганнар. Аннан соң да заманның башка кешеләреннән аермалы буларак, бүген дә укыйлар, өйрәнәләр, эзләнәләр.

Ә хезмәтләре җиңел түгел.
Үземнән беләм, дүрт дистә елдан артык инде каләм тотып милләткә хезмәт итәм. Яшермим, үз эшемне яратам. Кайбер чыгыш-язмаларымда: «Әгәр кабат гомер бирелсә дә, мин шул ук һөнәрне сайлар идем», — дип яздым. Ә хәзер, соңгы вакытта, болай дип кистереп әйтәсем бик килми шул. Кулларына каләм тоткан башкалар да шулай уйласа?
Бигрәк тә яшьләр? Нишләптер, куркыныч булып китте. Без гомеребезне багышлаган һөнәрнең киләчәге вакыт томаннары арасында эреп юкка чыкмасмы?
«Нигә кайгырасың? Ясалма фәһем бар бит: яза да, рәсем дә ясый, көй дә чыгара», — диярсез. Ясалма — ясалма инде ул, чын түгел. Исеменнән үк күренеп тора.
Бүген кулларына каләм тотып, шактый авыр һәм сикәлтәле юлдан баручы каләмдәшләрем ятим бала хәлендә булмыйча, бераз гына күбрәк игътибар тойсалар, әле озак еллар матбугатка армый-талмый тугры хезмәт итәчәкләр. Чөнки журналистлык — һөнәр генә түгел, ул — яшәү рәвеше, ул — синең Җиргә җибәрелгәндә бирелгән төп миссияң. Үземнән беләм.
Комментарийлар