16+

2024 елда хезмәт хакы артачак

Кемнәргә һәм күпме өстәячәкләр?

Кемнәргә һәм күпме өстәячәкләр?

2024 елда Россия Федерациясе Хезмәт кодексына өстәмә эш өчен түләүгә кагылышлы үзгәрешләр кертү сәбәпле, икътисадның кайбер секторларында хезмәт хакы 20-30% ка артуы көтелә.

"2024 елда сәүдә, төзелеш, хәрби-сәнәгать комплексы һәм дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакы артуын көтәргә кирәк. Аерым позицияләр буенча ул 20-30% ка үсәргә мөмкин. Узган атнада Дәүләт Думасы Россия Хезмәт Кодексына төзәтмәләр кертте, депутатлар тарафыннан ул беренче укуда кабул ителде. Әлеге канун өстәмә эш хакы турында бәян ителә”,-дип яза «Коммерсант» басмасы.
Россия Хезмәт Кодексына кертелгән яңа төзәтмәләр буенча өстәмә эш хакын хезмәт хакыннан гына түгел, ә барлык башка түләүләрдән, шул исәптән премиядән дә түләргә мәҗбүр итәчәк. Эш сәгатьләре-хезмәт килешүе буенча рәсмиләштерелгән хезмәткәрнең норматив 40 сәгатьлек эш атнасыннан артык эшләгән вакыты.

Хәзер закон буенча беренче ике сәгать өстәмә эш өчен 1,5 тапкыр югарырак түләнә, ә аннан соңгылары ике тапкыр. Шул ук вакытта нинди түләүләр исәпкә алына икәнлеге төгәл әйтелми. Төзәтмәләр бу мәсьәләдә ачыклык кертәчәк, дип яза газета.

Россия Хезмәт конфедерациясе ассызыклаганча, барлык хезмәткәрләр дә рәсми рәвештә рәсмиләштерелмәгән, ә кайберләре өстәмә эш өчен түләүне күздә тотмаган гражданлык-хокукый килешүләр буенча хезмәт куя. Шулай ук кайбер тармакларда өстәмә рәвештә хезмәт кую гадәти хәлгә әйләнде, аларны исәпкә алу махсус кагыйдәләр буенча алып барыла.

Хезмәт кодексындагы үзгәрешләр 2024 елда сәүдә, төзелеш, оборона сәнәгате һәм дәүләт аппараты хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттырачак.
 

Язмага реакция белдерегез

5

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading