2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда минималь хезмәт хакы артачак. Күпмегә?
Минималь хезмәт хакы — минималь куллану бюджетының 100 проценты диярлек.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Минималь хезмәт хакы — минималь куллану бюджетының 100 проценты диярлек.
2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда бюджеттан тыш сектор өчен минималь хезмәт хакы күләме 22020 сум тәшкил итәчәк. Шулай итеп, минималь хезмәт хакы минималь куллану бюджетының 100 проценты кадәр була. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Ул республикада өч яклы килешү гамәлдә булуын искәртте — «эш бирүче, хөкүмәт, хезмәткәр исеменнән профсоюз минималь хезмәт хакы турында килешә». «Бюджеттан тыш сектор өчен – бюджеттан тыш эш бирүчеләр өчен мәҗбүри булганы – ул 2024 елның 1 гыйнварыннан 22020 сум», – дип төгәллек кертте министр.
«Минималь хезмәт хакы — минималь куллану бюджетының 100 проценты диярлек. Без республикада беренче тапкыр минималь куллану бюджетын һәм минималь хезмәт хакын тигезләүгә килдек», – диде Зарипова.
Ул шулай ук уртача хезмәт хакы турында мәгълүмат китерде. Бу елның тугыз аенда Татарстан буенча ул 59223 сум тәшкил иткән. «Республика хезмәткә түләү дәрәҗәсе ягыннан Идел буе федераль округында алдынгы урыннарның берсен биләп тора», – дип йомгаклады министр.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 18,5 процентка — 19 242 сумга кадәр артачак. Әлеге законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
Чыганак: "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда Рәисе сайлауларына 22 мең белгеч җәлеп ителәчәк
-
#Җәмгыять
«Гырон-быдтон»: йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр барып күр
-
#Кыскача яңалыклар
2026 елда иминият пенсияләре ничек үсәчәк?
-
#Кыскача яңалыклар
Россиядә кемнең пенсиясе күбрәк?
-
#Җәмгыять
30 данә йомырка 102 сум. Бәясе ник төшә?
Комментарийлар