Алты көнлек эш атнасы гамәлдән чыгарылырмы?
28 декабрь – эш көне булган шимбәне ял көне итү инициативасын җитди дип атап булмый.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
28 декабрь – эш көне булган шимбәне ял көне итү инициативасын җитди дип атап булмый.
Бу фикерне Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтте.
Алдарак Дәүләт Думасы депутаты Станислав Наумов декабрь ахырындагы алты көнлек эш атнасын бетереп, 28 декабрьне ял көне итәргә тәкъдим иткән иде.
«Бу елга барлык графиклар әле узган ел ахырында ук расланганнан соң, депутат Наумовтан бу хакта ишетү сәер. Без 2025 елга ял көннәрен беләбез инде, ул, чыннан да, моның өчен көрәшсә, Хөкүмәткә үз тәкъдимнәрен иртәрәк кертә алган булыр иде», – диде Вәлиева «Татар-информ»га.
Зилә Вәлиева фикеренчә, быел өстәмә ял көненә мохтаҗлык юк, чөнки Яңа ел алдыннан Россия халкы берничә көн ял итәчәк.
«Яңа ел каникуллары әле күптән түгел генә юк иде. Моннан тыш, 31 декабрьдә хатын-кызлар төшкә кадәр эшләде, чөнки аларга бәйрәмгә өстәл әзерләргә кирәк, ә ир-атлар кайвакыт көне буе эшләде. Ә монда яңа елга кадәр тулы өч көн ял бар. Бу ял итәргә һәм һәм Яңа елга әзерләнү өчен җитәрлек», – дип өстәде ул.
Шуңа күрә мин моны җитди инициатива дип санамыйм, бу күбрәк фамилияңне ишеттерүгә охшаган, дип йомгаклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
Инде бу юлы ул түгел, аны бәрдергәннәр
-
#Кыскача яңалыклар
Күп балалы әтиләр өчен ташламалар кертелерме?
-
#Кыскача яңалыклар
Мәхмүд-Али Кәлиматов Рөстәм Миңнехановка Ингушетия Республикасының югары бүләген тапшырды
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда яшәүчеләр пенсиянең тупланма өлешен ничек арттыра ала?
-
#Җәмгыять
Казансуда бер баланы коткарган ир һаман табылмаган
Комментарийлар