16+

Ана капиталы мөмкинлекләрен үзгәртергә тәкъдим иткәннәр

Россиядә ана капиталын балаларны һәм аларның ата-аналарын дәвалауга сарыф итәргә рөхсәт итәргә телиләр.

Россиядә ана капиталын балаларны һәм аларның ата-аналарын дәвалауга сарыф итәргә рөхсәт итәргә телиләр.

Идеяне Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов тәкъдим иткән. Ана капиталын әти-әниләрне һәм балаларны дәвалауга файдалануга рөхсәт бирү гаиләләргә финанс йөкләнешен киметергә һәм медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттырырга мөмкин, дип ассызыклана. Аның сүзләренчә, сәламәт әти-=әниләр балалары турында яхшырак кайгырта алачак, бу аларның гомуми халәтенә уңай йогынты ясый. 

Шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгына ана капиталы хисабына түләнергә мөмкин булган медицина хезмәтләре исемлеген эшләү тәкъдим ителде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading