Республика гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 19 гыйнвардан 21 гыйнварга кадәр кар яву дәвам итәчәк.
Атна ахырына республикада 25-35 миллиметр явым-төшем булырга мөмкин, бу айлык норманың 60-70 процентын тәшкил итә. Соңгы ике көндә Казанда 8 миллиметр явым-төшем булган, бу айлык норманың 17 проценты дигән сүз.
18 гыйнварда төнлә урыны белән кар һәм буран көтелә. Иртәгә, 19 гыйнварда, республикада һава торышы шактый начарланачак – иртән һәм көндез синоптиклар буран һәм җил тизлеге 15-20 метргача кадәр көчәюен фаразлый, аерым районнарда 24 метрга чаклы. Ялларда да һава торышы начар булыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар