16+

Беренче карның кайчан төшәчәге билгеле

Синоптиклар беренче кар кайчан төшәчәген фаразлаган.

Синоптиклар беренче кар кайчан төшәчәген фаразлаган.

«Фобос» һава торышын күзәтү үзәге хезмәткәре Михаил Леус телеграм каналда хәбәр иткәнчә, 10нчы октябрьдә Мәскәүдә беренче кар явачак.

Әлбәттә, монда ишеп кар яву турында сүз бармый. Башкаланың кайбер районнарында әз-мәз кар төшкәләве турында гына сүз бара. Гадәттә, Мәскәүдәге һав торышы безгә 3-4 көннән соң килеп җитүе күзәтелә. Димәк, беренче  кар төшәргә дә күп вакыт калмаган.

Фаразлар буенча якындагы ял көннәрендә температура күрсәткечләре климат нормасына таба хәрәкәт итә башлаячак. Гомумән алганда, октябрь җылы булачак, дип саный метеоролог.

— Октябрьнең беренче һәм икенче декадалары тоташкан вакытта температура нормадан бераз түбәнрәк булачак, урыны белән беренче кар да яварга мөмкин. Әлбәттә, монда ишеп кар яву турында сүз бармый. Кайбер районнарда әз-мәз кар төшкәләве турында гына сүз бара. Шул ук вакытта октябрь температура буенча үз климат нормасыннан бераз, 0,51 градуска, җылырак булырга вәгъдә итә. Сентябрь белән чагыштырганда бу инде чын мәгънәсендә көз ае булачак, - дип нәтиҗә ясаган эксперт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading