Россиядә аракы музее 1998 елда Углич шәһәрендә ачыла. Хәзер анда аракының 200дән артык төре бар. Аларның иң “олысы”на 60 яшьтән артык, аңарга Сталин барельефы төшерелегән.
Музейда шулай ук Петр патша чорында эчкечеләргә бирелә торган медаль дә бар. 6,8 килограммлы чуен медаль сәрхүшләрнең муенына кидерелгән һәм ул аны эчүен ташлаганчы тагып йөрергә тиеш булган.
Комментарийлар