16+

Данис Зарипов финалга әзерләнә

Плей-оффның «Металлург» белән сериясендәге бишенче уенда җәрәхәт алган Данис Зарипов әлегә командадан аерым гына өйрәнүләр уздыра, тиздән бозга чыгарга җыена.

Данис Зарипов финалга әзерләнә

Плей-оффның «Металлург» белән сериясендәге бишенче уенда җәрәхәт алган Данис Зарипов әлегә командадан аерым гына өйрәнүләр уздыра, тиздән бозга чыгарга җыена.

Көнчыгыш ярымфиналындагы көндәшләр турында аңлатма бирергә теләми Зарипов. «Көндәшләрне сайлыйсым килми, беркайчан да болай эшләгәнем булмады. Кем була – шул була. Һәр ике команда да кызыклы уен күрсәтә, серия – әле бер якка, әле икенче якка авыша. Узган уен «Трактор» өчен искиткеч булды, аңа хәтле «Салават Юлаев» бик уйлап, төгәл уйнаган иде», – дигән Данис.

Мәгълүм булганча, «Ак Барс», көнчыгышта финалга чыгып, Чиләбенең «Трактор» командасы белән очрашачак. Көнбатышта исә финалда СКА белән ЦСКА очрашачак.


Фото: ak-bars.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading