16+

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Гашыйклар көне

Гашыйклар көне уңаеннан «Эрмитаж-Казан» үзәге 14нче февральдә «XIX гасырда Love Story» дип аталган экскурсиягә чакыра.

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Гашыйклар көне

Гашыйклар көне уңаеннан «Эрмитаж-Казан» үзәге 14нче февральдә «XIX гасырда Love Story» дип аталган экскурсиягә чакыра.

Әлеге чарада квиллинг техникасы ярдәмендә мәхәббәт открыткаларын ясарга,"Мин Сезгә язам. XIX гасыр рухындагы мәхәббәт хаты" дигән остаханәдә каз каурыен карага манып, XIX гасыр хатларында кулланылган сүзләр ярдәмендә мәхәббәт хатларын язырга мөмкинчелек булачак.

Экскурсия барышында Россия императорлары Николай I, Александр II, Александр III, кенәз Николай һәм Татьяна Йосыповларның мәхәббәт тарихлары турында сөйлиячәкләр. Яшьләр өчен XXI гасыр рухында булган очрашу мизгелләре дә оештырылачак дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

Фото www.kazan-kremlin.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading