16+

Эстраданың танылган баянчысы өйләнде!

21 июль көнне яшь, талантлы баянчы Ильяс Шәриповның никахы булды.

Эстраданың танылган баянчысы өйләнде!

21 июль көнне яшь, талантлы баянчы Ильяс Шәриповның никахы булды.

24 яшьлек Кукмара егете кәләш эзләп ерак бармаган, үзенең якташы, Кукмара районының Аш-Буҗи авылы кызы Гөлшаһидәгә өйләнгән. 

“Гөлшаһидә белән 4,5 ел очрашып йөрдек. Никахыбыз аның өендә булды, мәҗлескә иң якыннарны гына чакырдык. Мәһәргә алтын алка бүләк иттем. Туебыз 29 июльдә Кукмарада узачак. Туйга иҗатташ дусларым, танылган артистлар да чакырулы. Алар арасында Ильмира Нәгыймова, Зәринә Хәсәншина, Вадим Захаров, Илшат Сафин, Рәфис Кәлимуллин, Илнат Фәрхуллин, Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов һәм башкалар бар. Мәҗлесне Илназ Миңнеханов алып барачак”, - диде Ильяс.

Ильяс белән Гөлшаһидәне чын күңелдән котлыйбыз, саф мәхәббәт һәм гаилә бәхете телибез! 

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кртлыйбыз Бехетле булыгыз

    Мөһим

    loading