16+

Газ җиһазлары битарафлыкны яратмый

Йортларда һәм фатирларда газ җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен төгәл үтәү зарур. Битарафлыкның янгын белән тәмамлануы ихтимал.

Газ җиһазлары битарафлыкны яратмый

Йортларда һәм фатирларда газ җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен төгәл үтәү зарур. Битарафлыкның янгын белән тәмамлануы ихтимал.

Исегездә тотыгыз! Табигый яки баллондагы сыегайтылган газ, һава белән кушылганда, шартлау тудырырга мөмкин. Йорт (бина) эчендә газ исе сизелсә, шырпы, тәмәке кабызгыч кабызу, электр утын кабызу яки сүндерү, янып торган ут яки тәмәке тотып, бина эченә керү катгый тыела, чөнки бу гамәлләр шартлау китереп чыгарачак. Газ җиһазларында, баллоннарда һәм үткәргеләрнең ялганган урыннарында газның тышка чыгуын янып торган ут белән тикшерергә ярамый. Моның өчен фәкать сабынлы сыекча кулланырга кирәк.

Хуҗабикәләр шуны да онытмасын: газ плитәсенә чиләк яки зур төпле савыт куйганда, аларның астына махсус конфорка боҗрасы урнаштырыгыз. Төтен үткәргеч начар суырса, колонкадан файдаланырга ярамый. Төтен үткәргечне газ җиһазын кабызыр алдыннан һәрвакыт тикшереп узу хәерле. Суыру әйбәт эшләгәндә, газ җиһазы капкачы тишегенә якын китерелгән шырпы ялкыны яки кәгазь эчкә тартыла. Әгәр суыру начар булса, ялкын тирбәлми, кирегә этәрелә – мондый хәлдә колонканы кабызу тыела.

Газ плитәсенең чисталыгын тәэмин итегез, аеруча горелкалар чиста булсын. Горелкаларны һәм аларның өсләренә урнаштырыла торган кечкенә капкачларны сабынлы суда яки бер чеметем аш серкәсе салынган җылы суда ай саен чайкагыз. Духовканы сүнгән шырпылар, ашамлык калдыклары һәм башка чүп-чар белән тутырмагыз.

Үткәргеч кранын ачканчы, газ плитәсендәге краннарның ябып куелганмы икәнлеген тикшерегез. Башта шырпы кабызыгыз, шуннан соң гына плитәнең теге яки бу горелкасы кранын борыгыз. Газ исе таралмаган бүлмәдәге гадәти көнкүреш очрагына кагыла монысында «башта шырпы кабызу» тәртибе. Кабат искәртәбез: газ исе нык таралган бүлмәдә шырпы кабызу шартлау тудыра.

Янып торган горелка өстенә сыеклык акмасын. Әгәр сыеклык акса, горелканы һәм горелка төбен корылатып сөртеп алыгыз. Горелканы алып, савытны ачык ялкын өстенә куймагыз. Кранга, горелкага һәм хисаплагычка каты әйберләр белән суккаларга, шулай ук кранны келәшчә, кыскыч яки ачкыч ярдәмендә көчләп борырга ярамый. Газ җиһазын яки газ үткәргечне үз белдегегездә төзәтергә тотынмагыз, белгеч чакыртыгыз. Газ торбасына, плитәсенә, кранына бау бәйләп, аңа кер яки башка әйберләр элмәгез. Газ хисаплагычы саннарын янып торган шырпы яки шәм белән карамагыз.
Саклык чараларын күрсәгез, көнкүрешегез имин булыр. 

Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы
идарәче компаниясе материаллары буенча әзерләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading