Алдагы көннәргә һава торышында үзгәрешләр көтелә. Башта салкынайта, аннан кабат җылыта.
Иртәгә, 30 ноябрьдә, Татарстан югары атмосфера басымы кыры йогынтысында булачак. Көн ахырына көнбатыш районнарда урыны-урыны белән кар булырга мөмкин. Төнгә һава температурасы -11, -16 градуска кадәр төшә, көндез ул нибары -4, -9 градуска кадәр генә җылыначак.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә, 1-2 декабрьдә, һава торышын яңадан көнбатыш циклон билгели башлаячак.
Атмосфера фронтларын үткәндә кар, буран һәм көчле җил булуы ихтимал. Температуры фоны артачак: көндезге сәгатьләрдә һава -1,-6 градуска булачак. Юлларда бозлавык, урыны белән кар боткасы барлыкка киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар