16+

Илфар Кәримов «камыт» кигән!

Кичә "Болгар радиосы"нда зур бәйрәм булган. Радионың баш мөхәррире, продюсеры, Саба егете Илфар Кәримов белән радионың реклама бүлеге менеджеры Балык Бистәсе кызы Гөлинә Габдрахманованың никах укыткан. "Болгар радиосы" коллективы яшьләрне әлеге күркәм вакыйга уңаеннан котлап, шундый матур теләкләр юллыйлар:

Илфар, Гөлинә! Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән тәбрик итәбез. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да матуррак, йөзегез кояштай нурлы, бәхет касәгез тулы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын, һәр туар таңнар иртәсе сезгә бәхет, шатлык алып килсен, йөрәгегездә мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен.

Никах көнегез котлы булсын! ???
Бүген сезнең язылышкан,
Никахлашкан көнегез,
Тантаналы бу мизгелнең
Кадерләрен белегез!

Бүген дөнья гаҗәп нурлы,
Елмаегыз, көлегез!
Бөтен дөнья бәйрәм итә,
Сезне котлый — күрегез!

Бүген сөю диңгезендә
Рәхәтләнеп йөзегез,
Мәрхәмәтле, бәрәкәтле,
Бүгенгедәй мәхәббәтле
Булсын һәрбер көнегез!

Илфар белән Гөлинәгә без дә тигез һәм бәхетле гомер, мәхәббәт телибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading