16+

Имамнар ГТО тапшырды (ФОТО)

Бүген Казан шәһәре имамнары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Вахитов районының “Трудовые резервы” стадионында ГТО нормалары тапшырдылар.

Имамнар ГТО тапшырды (ФОТО)

Бүген Казан шәһәре имамнары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Вахитов районының “Трудовые резервы” стадионында ГТО нормалары тапшырдылар.

Бу хакта Камил Хәзрәт Сәмигуллин инстаграмда хәбәр итте.

– Бүген Казан имамнары белән ГТО нормативларын үтәдек. Бу – шәһәр хәзрәтләренең беренче сессиясе. Көзгә дәвам итеп, икенче сессия сынауларын үтәргә ниятлибез. "Камиллекнең чиге юк" дигәндәй, ГТОның алтын күкрәк билгесен яуларга омтылыйк! Арабызда яшь, көчле имамнар байтак. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте – спортны сөю, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, – дип язган ул әле моның дәвамлы булачагын искәртеп.

 

Бүген Казан имамнары белән ГТО нормативларын үтәдек. Бу – шәһәр хәзрәтләренең беренче сессиясе. Көзгә дәвам итеп, икенче сессия сынауларын үтәргә ниятлибез. "Камиллекнең чиге юк" дигәндәй, ГТОның алтын күкрәк билгесен яуларга омтылыйк! Арабызда яшь, көчле имамнар байтак. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте – спортны сөю, сәламәт яшәү рәвешен алып бару. Сегодня совместно с имамами Казани выполняли нормативы ГТО. Испытания прошли впервые. Во второй сессии планируем участвовать осенью, где будет и плавание. Занятие спортом – это оздоровление организма. Каждый человек в любом возрасте должен заниматься спортом. Посланник Аллаха (салаллаху алейхи ва саллям) поощрял такие виды спорта как борьба, бег, скачки на лошадях или верблюдах, плавание, стрельба из лука и охота.

Публикация от Kamil Samigullin (@kamilhazrat)

Фото: dumrt.ru

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading