16+

«Сорасалар да күгәрченнәремне сатмыйм, бүләк итәм»

Азнакайлыларның илебездә барган махсус хәрби операциягә ныклы тыл терәге булып, алгы сызыктагыларга туктаусыз ярдәм озатулары – тирән хөрмәткә, чиксез рәхмәткә лаек.

«Сорасалар да күгәрченнәремне сатмыйм, бүләк итәм»

Азнакайлыларның илебездә барган махсус хәрби операциягә ныклы тыл терәге булып, алгы сызыктагыларга туктаусыз ярдәм озатулары – тирән хөрмәткә, чиксез рәхмәткә лаек.

Бүгенге көнгә алар 25 000 данә окоп шәме ясап җибәргәннәр. Салкын блиндажларда якты киләчәккә өмет биреп, күңелләрне җылытып янган бу шәмнәрне Актүбә бистәсендә яшәүче бер куллы Геннадий абый Кизимов ясый. Газиз илен яратуы, дошманны җиңү теләге сызлау-сыкрауларыннан да көчлерәк булганга да, өзелгән бармаклары арасыннан кан саркыган ир көннәр буе остаханәсендә кайнаша. Уң кулының чугы яралы – сөякләре сынган, теткәләнгән, бармаклары өзелгән, шуңадамы анысын кесәсенә тирәнрәк яшергән. Ә аңа алмашка – сул кулы, үзе генә дә ут чыгара дисәм дә ялгышмам.

“Кул чугы яраксыз”

– Йөрәгем белән кайнап йөргән көннәр иде, 66 яшемдә мине берәү дә алгы сызыкка алмый – сәламәтлегем яраксыз, ә күңелнең илне яклаган ирләр янында буласы килә... Берзаманны ишетәм – бертуган сеңлем волонтерлар төркеменә кушылган. Сезнең белән мин дә мәдәният йортында москит челтәре үрим әле дисәм, шәмнәргә кытлык зур, зинһар шуны яса, диләр, кайтып очтым өйгә, - ди Геннадий абый.

Җылы гаражын остаханә итеп көйли: өстәл чыгарып куя, газ плитәсе урнаштыра, хәләле Валентина ханым 4 кәстрүлдән өлеш чыгара, дуслары парафин кайтара, картон табыштыра. Ләкин эш кыеннан башлана – калай савытлар төрле зурлыкта, кайсы биек, кайсысы тәбәнәк дигәндәй, картонны кискәндә яраклаштыруы тизлек, җитезлекне аксата.

– Вакытның һәр минуты кадерле чак, сезне артык мөһерләмим әле дидем дә, савытларны бер тигезлектә калдырып, биекрәкләрен кисә башладым. Картоннарны да циркуляркада гына “ярдырырга” өйрәндем. Аларны спираль рәвешендә савытка тутырам да, өстенә парафин эретеп коям – шәм әзер, – ди ул.

Көйле барган эшне, көннәрдән бер көнне циркулярка харап итә. Чүпрәк пирчәткә киеп эшләргә ярамаганлыгын белсә дә, ир кагыйдәне боза – картонны тасмалар рәвешендә кискәндә, чүпрәк пирчәткәнең җебе эләгә, тартып кала алмый ир, бармакларының бишесе дә ике дигәнче киселеп төшә...

“Фронтка китеп барышы”

– Күзгә сөлге күренде, шуны жгут итеп урадым да, Валентина янына кереп йөгердем. Мине күрүгә ул аңын җуеп егылды... Күршем югалып калмады, рәхмәт, Азнакай хастаханәсенә үк илтеп куйды. Табибларны күргәч, үзем дә аңымны югалтканмын. Наркоз биргәндәдерме, томан аша тавыш ишетелә, кул чугы яраксыз, сөякләре чәрдәкләнгән, кисеп кенә ташлыйк, ди берәү. Әллә телем, әллә аңым белән, калдырыгыз, үземә түгел, хәрби егетләргә кирәк әле ул, дигәнемне беләм. 5 августта реанимациядә аңыма килдем, – ди Геннадий абый.

Ә 10 август көнне аңа Равил дусты шалтырата. Тегесенең фронтка китеп барышы, шәмнәр сорый. Ышанасызмы, юкмы – Геннадий Кизимов хастаханәдән качып чыга. Ясаган шәмнәрен озата да, кире килә. Табиблар аның юклыгын абайларга да өлгермиләр хәтта. Тагын ике көннән хастаханәдән табиблар рөхсәте белән өенә кайтып китә. Тернәкләнгән дисезме? Юк. Эшкә керешергә.

– 13 август – минем туган көнем, 68 яшемне тутырдым. Валентина өйдә сый-нигъмәт әзерләде, ә мин остаханәдә парафин эреттем. Аллаһыга мең шөкер, хәзер остардым инде, сул кул белән тотасы җирен аягым белән басып торам, уң кул урынына сулы кисә, җайлаштым, – ди ул.

Моннан тыш дроннар өчен одеаллар әзерләү белән дә шөгыльләнә. Күгәрченнәр дә асрый, хәер, монысы – үз күңелен күрүе, әлбәттә. Матурлык өчен, тормышына бер ямь өстәү ниятеннән.

“Тыныч күк йөзе кирәк”

Геннадий Кизимовның ике кызы – Ольга белән Ирина да әтиләре кебек актив волонтерлар.

–13 яшемнән әтисез үстем, фаҗигале китеп барды. Әтинең үлемен әни бик авыр кичерде, без – 5 бала, мин – олысы, ишегалды тулы терлек. Ныгымаган беләгемә төшкән авырлыклар әҗере – йөрәгемдә икенче кардиостимулятор. Беренчесе – чит илдә эшләнгәне, 20 ел торачак дисәләр дә, 12 ел эчендә тузды. Алмаштыргач, әнә үлчәүгә элеп куйдым. Икенчесе безнең илнеке, 8 елдан алмаштырасы диделәр, 17 ел булды менә. Ике көннән операциягә ятам, монысын үлчәүнең икенче ягына эләм. Тормышта тигезлекне сакларга кирәк, үлчәү әнә шул турыда кисәтә дә, – ди ул.

Саулыгын ныгытып кайткач та, белеп торам, алгы сызыктагы егетләр өчен җан атып, кабат остаханәсенә кереп югалачак. Күгәрченнәре дә шулай дип гөрелдиләр кебек.

– Әтием 150 баш күгәрчен асрый иде. Бергәләп очыргач, күккә карап сокланган балачагымны сагынам. Тыныч күк йөзе кирәк безгә. Үземнекеләрне алай очырмыйм, яшеллек күреп җиргә төшәләр, песиләр исә шуны гына көткән кебек, эләктереп тә алалар, сизми дә, күрми дә калам. Зур читлек ясап куйдым, шунда гына чыгарам. Сорасалар да күгәрченнәремне сатмыйм, бүләк итәм. Алар тынычлык яратучы, кешеләргә якынаеп оя коручы кошлар, – ди Геннадий Кизимов.

10 еллап күгәрченнәр асраучы Геннадий Кизимовның һәр гамәле җиңү хакына. Биш бармагының ару белмәслеге дә, бер кулының инде 26 мең берәмлеген башлаган шәмнәр ясау исәбе дә. Әнә шундый тырыш, ватанпәрвәр егетләре барында, Азнакайның киләчәге дә ышанычлы кулларда, бердәм һәм бирешмәс алар, җиңүләргә таба кыю атлыйлар.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading