«40ка якынлашканда, 22 яшьлек егетләр белән бил алышу, күпме генә әзерлегем булса да, җиңел түгел. Келәмдә баш нәрсә эшләргә икәнен белә, ә аяклар җитешә алмый», - дип башлады сүзен Илнур...
“Төшемдә Россия Кубогын оттым”
Казанда узган Россия Кубогы ярышына составның баш тренеры Илнур Хәйбуллин белән күзәтү ясаганда, көрәшче Илнур Камалов турында да сөйләшеп алдык. Илнур җиңүгә бик өметләнде. Әмма Ленинград өлкәсе өчен көрәшүче безнең Илгиз Дәүләтгәрәев өстенрәк, көчлерәк булып чыкты. Илнур - Казанның Вахитов, Илгиз Идел буе районнарында шөгыльләнә. Икесе дә Идел буе-Вахитов командасы данын яклыйлар. Бик еш булмаса да, кайвакыт бер залда шөгыльләнеп алалар. Россия Кубогында финалда исә, 90 кг авырлыкта, ике төбәк өчен булып, бергә туры килделәр. Илнур Хәйбуллин белән әңгәмә эшләгәннән соң, Илнур Камаловның үзе белән дә сөйләшеп алдык.
— Илнур, Россия Кубогыннан соң хәлләр ничек? Тәнне җыеп буламы? Үзеңә ниндирәк нәтиҗәләр ясадың?
— 12 декабрьдә миңа 39 яшь тула. 40ка якынлашканда, 22 яшьлек егетләр белән бил алышу, күпме генә әзерлегем булса да, җиңел түгел. Келәмдә баш нәрсә эшләргә икәнен бик яхшы белә, ә аяклар җитешә алмый, — дип сүз башлады Илнур. — Россия Кубогына яхшылап әзерләндем. Аңа хәтле 10 кг авырлык ташладым. Әллә шул да тәэсир итте... Югыйсә Илгиз белән келәмдә очрашкалаганыбыз булып, ике тапкыр җиңгән идем. Ара-тирә тренировкаларда очрашкалыйбыз. Бу юлы бергә бил алышканда: “Отачак”, — дип сизеп бардым. Финалда келәмгә дә психологик яктан әзерлексез, “сынып” чыктым. Финалга хәтле бөтен әйләнешләрдә рәттән чистага җиңеп бардым бит. Ә азактан кул да, аяк та тотмый башлады. Гомердә дә бу хәтле авырлык куганым юк иде. 2007 елда 9 кг ташлаганым булды. Ә монда 10 кг.ны ике атна арасында кудым. Организмга бик зур стресс булды. Авырлык кугач, ашадым, су эчтем дә, иртәгә ярыш дигән көнне температура 40ка җитә язды. Хәлем булмады. Ярышта командабыз тренеры Илнур Нурисламович, ничек тизрәк аякка басып була, бөтен киңәшләрен бирде. Авыр булды. Әмма, күңел дигәнең бар бит әле, ничек булса да отармын, дип уйлаган, бик теләгән идем. Россия Кубогын отуым төшемә дә керде хәтта. Соңгы вакытта лидерлар арасында минем яшьтәге көрәшчеләр юк диярлек инде. Келәмдә бөтенесе минем белән “Илнур абый” дип сөйләшә. Икенче яктан карасаң, абый була торып та, шулай финалга хәтле барып җитүемә барыбер горурланам. Туганнарым да: “Тиз арада 10ар кг ташлый алып... Безнең өчен син бу рәвешле дә җиңүче!” — дип теләктәшлек белдерде. Бөтен нәрсәне аңлыйм, әмма яшьлек узган... Яшьләрнең көче, тизлеге башка.
2007-2008-2009 елларда күп ярышларны отып, яхшы нәтиҗәләр күрсәттем. Аннары ташладым. Дөресрәге, азрак шөгыльләнә башладым. Ул чакта сәламәтлек белән дә проблемалар булып алды. Соңрак яңадан ныклап тотындым. Тренировкаларда яшьләр белән шөгыльләнгәч, үземне дә яшь кебек хис итәм (көлешәбез). Кем әйтмешли, икенче сулыш ачыла. Тренировкага атнага биш, кайчак алты көн йөрим.
2007 елда мин “Татарстанның спорт остасы” исеменә ирештем. Ә хәзер 2007 елгы егетләр белән көрәшәм. Бу — үзем өчен зур күрсәткеч. Хәзер “Россиянең спорт остасы” исемен еш бирәләр. Бу исемне яулаган кайбер көрәшчеләрне, гафу итсеннәр, белмим дә. Ә безнең чор көрәшчеләрнең заманында көч түгеп, тырышып яулаган “Татарстанның спорт остасы” исемен бетерделәр. Дуслар: “мастер нормативларын үтәп китәргә кирәк”, — диләр. Быел, дөресен әйткәндә, көрәшмәм дә дигән идем. Шуңа авырлыгым да арткан иде. Ноябрьдә ике атна рәттән шөгыльләнмәдем. Бөтен диеталарны ташлап, шул арада 6 кг авырлык җыярга өлгердем, 100 кг га җиттем. Аннары федерациядән: “Син җыелма командада”, — дип шалтыраттылар. Башта, мин әйтәм, ничек шул арада 10 кг ны ташларга... Әмма озак уйлап тормыйча: “Була”, — дидем. Максатка ирештем, ләкин бик авыр булды. Көрәшче дусларга да, бүтән гомеремдә дә шул рәвешле кисәк авырлык кумыйм, дидем. Бу сезонны көрәшсәм, җитәр дә инде, туктарга булыр.
— Бер сөйләшкәнебездә операцияләр турында әйткән идең.
— 2016, 2017 елларда ике аякка да операция ясаттым. Икесендә дә сеңерләр өзелде. 2018 елда, операция ясатканнан соң, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә турнирда көрәштем. Ул елны үзебезнең Минзәләдә үтте. Туган ягымнан тәкъдим килгәч, баш тартмадым. Ярымфиналда көрәшкәндә, сеңерне яңадан өздердем. Шуннан соң тагын бер операция ясаттым. Хәзер ике аягымның да тезләре беткән. Табиблар: "Кабат операция ясап, аягыңны яңадан җыярга кирәк”, — дип әйтә. “Ашыкмагыз, көтегез әле. Көрәшеп бетергәч, аякларны “җыйдырта” башлыйм”, — дим. Россия Кубогыннан соң да менә кул да ни бөгелми, ни тураеп бетми әле. Кабырга да сиздерә, әллә сынды шунда.
— Татарстан чемпионатына хәтле җайлан инде, Илнур!
— Катнашырга уемда бар, Аллаһ боерса. Тренерым — Марат абый Әхмәдиев. Бик хөрмәт итәм. Аңа 2004 елда килгән идем. Шул гомердән бирле, 21 ел, Марат абыйда. Безгә, укучыларына, гел көч, мотивация биреп тора. Икенче әтиебез кебек дисәм, һич арттырмам. Татарстан чемпионатына ныклап әзерләнәбез…
Фотода Илнур Камалов икенче баскычта

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар