16+

Тагын карантин: Татарстанның бер районында котыру авыруы ачыкланган

Тиешле указга республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган.

Тиешле указга республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган.

Кече Лызи авылының Үзәк урамындагы 62 нче йортта шәхси ярдәмче хуҗалык территориясе эпизоотик учак булып танылган. Аның чикләреннән 3 чакрым радиустагы участок имин булмаган пункт булып санала. Ул Кече Лызидан тыш, Шабуна һәм Карадуган авыл җирлекләрен, шулай ук Балтачны да үз эченә ала.

Эпизоотик учак эчендә авыру хайваннарны дәвалау тыела. Территориягә чит кешеләргә килергә ярамый-чикләү терлекләргә хезмәт күрсәтүче персоналга, дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә һәм авыру учагын бетерү белән шөгыльләнүчеләргә кагылмый. Шулай ук 179 көн дәвамында котыру авыруыннан прививка ясатмаган хайваннарны кертү һәм чыгару, хайваннарны төркемнәргә бүлү һәм мәет тиреләрен алу тыела.

Имин булмаган пунктта карантин чорында ярминкәләр, күргәзмәләр һәм башка чаралар оештыру тыела. Шулай ук аларны алдан прививка ясатмаган очракта алып чыгу һәм кертү тыела. Моннан тыш, чикләү зоопаркларга чыгару өчен кыргый сизгер хайваннарны тотуга кагыла. 

Карантин соңгы авыру хайванны чалганнан яки мәетен юк итүдән соң 60 көн узгач гамәлдән чыгарылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading