16+

IT өлкәсендә бушлай белем алып булачак

Теләгән кеше IT өлкәсендә бушлай белем алачак. Пилотлы проектны үзендә сынарга булган биш төбәк арасында Татарстан да бар.

Теләгән кеше IT өлкәсендә бушлай белем алачак. Пилотлы проектны үзендә сынарга булган биш төбәк арасында Татарстан да бар.

Киләсе елдан республикада 1000 кеше цифрлаштыру өлкәсендә белемнәрен ныгытачак. Аларны цифрлы икътисадта ихтыяҗ булган белгечлекләргә  өйрәтәчәкләр.  22 юнәлеш арасында компьютер һәм мобиль уеннар эшләү, цифрлы дизайн һәм башка белгечлекләр дә бар. Укырга теләп 400дән артык кеше гариза тапшырырга өлгергән дә инде.  

Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы урынбасары Радик Гисмятов әйтүенчә,  онлайн-курсларда 18 – 60 яшьлек хатын-кызлар һәм 18-65 яшьлек ир-атлар укый ала. Моның өчен проект сынала торган биш төбәкнең берсендә теркәлгән булу һәм пенсия алмау шарт. Кандидатлар иң башта онлайн-тест узачаклар. Татарстанда проект Иннополис университетында гамәлгә ашырыла.  Укырга килүчеләрнең күбесе 18 яшьтән узган яңа университет тәмамлаган яшьләр икән. Укулар гадәттә дистанцион рәвештә, онлайн, яки көндезге уку формасында  узачак. Ахырдан имтихан бирү мәҗбүри түгел, шулай да белемнәрне ныгыту өчен кайбер биремнәрне үтәргә кирәк булачак. Бүген бөтен нәрсә компьютер, заманча технологияләргә корылган заманда цифрлаштыру буенча белемнәрне ныгыту бик мөһим дип саный Иннополис унверситетында фәнни -тикшеренү һәм проект эше идарәсе җитәкчесе Искәндәр Бариев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading