16+

Кайбер әти-әниләр 2 сентябрьдә ял итә алачак

Баланы тантаналы линейкага озату өчен 2 сентябрьдә ничек ял алырга?

Баланы тантаналы линейкага озату өчен 2 сентябрьдә ничек ял алырга?

Күп кенә эш бирүчеләр мәктәп яшендәге балалары булган хезмәткәрләргә өстәмә ял көне бирә.
Белем көне-һәр укучы өчен мөһим вакыйга һәм әти-әниләр бу көнне балалар белән үткәрергә тели. Әмма 2 сентябрь — эш көне булса, нишләргә?

SuperJob юристы Александр Южалин ял көнен ничек алырга кирәклеге турында киңәшләре белән уртаклашты.

Башта үзегезнең компания кагыйдәләрен өйрәнегез. Күп кенә эш бирүчеләр мәктәп яшендәге балалары булган хезмәткәрләргә өстәмә ял көне бирә. Җитәкчелектән сорагыз, мондый мөмкинлек биреләчәкме?

Ял алыгыз. Иң гади вариант-2 сентябрьгә хезмәт хакын саклап калмыйча ял алу. Яисә еллык отпускны шушы көнгә туры китереп, эш бирүчедән аны күчерүен яки өлешләргә бүлүен сорагыз.

Кан тапшырыгыз. Донорлык өчен сезгә өстәмә түләүле ял көне каралган.

Ял көнендә эшләгән өчен өстәмә ял көне алыгыз. Әгәр сезне ял көнендә эшкә чакырган булсалар, югары түләү урынына өстәмә ял көне сорагыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading