16+

Казанда Рус теле көннәрен билгеләп үттеләр

Кичә Татарстан башкаласында Александр Пушкинның туган көнен һәм Рус теле көнен билгеләп үттеләр.

Кичә Татарстан башкаласында Александр Пушкинның туган көнен һәм Рус теле көнен билгеләп үттеләр.

Шул уңайдан бер көн алдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңартылган А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә булып кайтты. Президент объектны капиталь ремонтлау нәтиҗәләре белән танышты. 2016 елда Рөстәм Миңнеханов Рус милли-мәдәни берлеге белән очрашуда үзәкне оештыру инициативасы белән чыккан иде.

– Татарстанда милли телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләренә өстенлекле игътибар бирелә һәм бу истәлекле көн дуслык, үзара ихтирам рухында уза. Александр Сергеевичның юбилеена туры китереп, быел республикабыз башкаласында аның исемендәге мәдәният үзәге ачылу аеруча куанычлы. Бу оешма рус дөньясына, туган теленә ихластан гашыйк һәркемне, һичшиксез, үзенә тартып торачак. Татарстанда Рус теле көненә багышланган тантаналы чаралар сүз сәнгатен, әдәбиятны һәм фольклорны тагын да үстерүгә, җәмгыятьтә милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам, – дип тәбрикләде рус халкын Рөстәм Миңнеханов.

Кичә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янындагы бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәле каршында Пушкинның туган көне уңаен­нан традицион шигъри митинг узды. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Дәүләт Советы ­рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды.
– Сезне илебез үткәргән ике зур бәйрәм белән ихластан котлыйм. Рус теле – дөньяда иң киң таралган телләрнең берсе. Миллионлаган кеше рус телендә аралаша, аңлый, аны халыкара аралашу өчен сайлый. Безнең өчен рус теле – дәүләт теле. Нәкъ менә тел аша халыкның тирәнтен үзгәрешен күрергә була. Тел – халык җаны, җәмгыятьнең рухи саулыгы, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Төп бәйрәм чаралары Казанның Лядской бакчасында узды. Биредә VI «Книга-фест» фестивале үткәрелде. Мондагы барлык мәйданчыклар Театр елына багышланган иде. Фестиваль кичке сигездә генә тәмамланды. Шәһәр халкы Аксенов бакчасында Осип Мандельштамга багышланган кино карады.

Татарстан Республикасы Милли музее да бөек рус шагыйренең 220 еллыгына багышланган күргәзмә оештырган иде. Биредә Пушкинның элекеге китаплары да халыкка күрсәтелде. Музей хезмәткәрләре Пушкин белән Тукай арасында да бик күп уртаклыклар тапкан. Алар икесе дә татар һәм рус шигъриятенә нигез салучы, диләр. Габдулла Тукай Пушкинның шигырьләрен дә оста тәрҗемә иткән булган әле.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading