16+

Казанда уникаль кибет ачылды

Казанда Россиядә беренче һәм бердәнбер иң инновацион кибет ачылды.

Казанда Россиядә беренче һәм бердәнбер иң инновацион кибет ачылды.

Биредә барысы да кулланучыларга уңайлы булсын дип эшләнгән, һәм бөтен нәрсә заманча. Кешенең йөзенә генә карап акча кабул итү системасы, ял итү зонасы, электрон бәяләр, хәтта этләр өчен «парковка»га кадәр бар. Кибеттә барлык мәгълүмат та ике телдә хатасыз күрсәтелгән, киштәләрдәге товарның бер өлешен Татарстанда җитештерелгән товар алып тора. Кибеттә тест режимында селф җайланмалар да сынала башлаган. Әлеге уникаль җайланма, Россиядә дә сирәк кулланыла икән. Төп үзенчәлеге – кассада товар өчен акчасыз, телефонсыз, картасыз түләргә була. Ягъни селф җайланмага елмаясың да, ул синең йөзеңне таный, һәм букчаңдагы акчаңны дистанцион рәвештә генә ала. Моның өчен телефонга махсус кушымта урнаштырырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading