Финанслау югары уку йортының үз акчалары хисабына башкарылачак.
КФУ ректораты МХОда катнашучыларның балалары-студентларга ярдәм итү турында карар кабул итте. Яңа инициатива нигезендә әлеге категория өчен түләүле белем бирү хезмәтләре бәясе киләсе уку елына 100 процентка киметеләчәк.
Яңалык бакалавриатта көндезге һәм көндезге-читтән торып уку формалары буенча укучыларга кагыла.
Ташлама КФУга быелдан башка югары уку йортларыннан күчереп рәсмиләштерелгән студентларга кагылмый.
Студентларның ташламалы категориясен финанслау югары уку йортының үз акчалары хисабына башкарылачак.
Инициатива республика җитәкчелеге белән килештерелгән һәм университет администрациясенә СВОда катнашучы балаларының күп санлы үтенечләреннән соң кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар