16+

Корбан бәйрәме көнендә Казанның җәмәгать транспорты сәгать 3тә эшли башлаячак

11 август көнне мөселманнар ислам динендәге олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетен билгеләп үтәчәкләр.

11 август көнне мөселманнар ислам динендәге олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетен билгеләп үтәчәкләр.

Мәчет аша уза торган җәмәгать транспорты бу көнне сәгать 3.00дә эшли башлаячак, дип хәбәр итте «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров.

Казан мәчетләрендә бәйрәм намазы 4.00 сәгатьтә вәгазь белән башланачак. Бәйрәм намазыннан соң корбан чалуга керешәчәкләр, ул 11-13 август көннәрендә 16 мәйданчыкта өч көн дәвамында узачак.

«Шәһәр хезмәтләре санкцияләнмәгән корбан чалу урыннарын булдырмау һәм аларны билгеләнмәгән урыннарда чалу эшен оештыра, – дип билгеләп үтте И.Шакиров. – Хокук саклау органнары бәйрәм үткәрү урыннарында җәмәгать тәртибен һәм
дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрәчәк».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading