16+

Көрәш буенча ачык Россия чемпионаты уздырылачак

Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразиев быел федераль Сабан туенда көрәш буенча ачык Россия чемпионаты уздырырга тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразиев быел федераль Сабан туенда көрәш буенча ачык Россия чемпионаты уздырырга тәкъдим итә.

«Узган ел федераль Сабан туенда көрәш ярышында чыккан шау-шу да мондый тәкъдимгә сәбәпче булды», – дип аңлатты ул. Чемпионатның ачык форматта узуы да теләгән һәр катнашучыны көрәштерү максатыннан эшләнелә. Россия чемпионатында Үзбәкстан, Кыргызстан, Монголиядән дә көрәшчеләр килә ала. Быел федераль Сабан туе 9 июньдә Новосибирск шәһәрендә узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading