16+

Миллиард ярым акча откан пенсионер тормышын үзгәртергә җыенмый

Ленинград өлкәсендә гардеробта эшләүче бер пенсионер апа лотереяда ярты миллиард сум акча откан иде.

Ленинград өлкәсендә гардеробта эшләүче бер пенсионер апа лотереяда ярты миллиард сум акча откан иде.

Журналистлар баеганнан соң аның тормышы белән кызыксынганнар. Хатын акчаның 13 процент салымын түләгән. Калган акчага Петербург үзәгендә фатир сатып алган. Шәһәр читендә шәхси йорт алырга да хыяллана. Пенсионер тормышын үзгәртергә җыенмый. «Мин беркайчан да байлык артыннан кумадым, миңа артыгы кирәк түгел, һәр туган көнгә сөенеп, туганнарымның кадерен белеп яшәргә телим. Үзем булып каласым килә. Әлбәттә, финанс мөмкинлекләре булу ул иртәге көн өчен ышаныч, яңа мөмкинлекләр ача», – дигән ул үзәк басма матбугаты журналистларына. Акчаның икенче бер өлешен туганнарының сәламәтлеген кайгыртуга тота, күбесен улына биргән, улы гаиләсе белән Туниска, Тайландка сәяхәт итеп кайткан, фатир сатып алган. Ә пенсионер үзе ире белән шифаханәдә ял итәргә уйлый. Лотереяда акча отканнан соң гаиләләрендә зур сөенеч тә булган әле, пенсионерның оныгы туган. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading