Әнисенең саксызлыгы аркасында 7 яшьлек малай бассейнда батып үлгән
Түбән Камада Химиклар урамындагы сауна бессейнында 7 яшьлек малай батып үлгән, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе башлыгының өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Түбән Камада Химиклар урамындагы сауна бессейнында 7 яшьлек малай батып үлгән, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе башлыгының өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Башлангыч версия буенча, 18 август көнне малай 31 яшьлек әнисе белән сәүдә үзәгенә портфель алырга китә. Анда хатын-кыз ир-ат танышын очрата, шуннан соң алар өчәүләп саунага юнәләләр. Алар бина администрациясенең саунадагы бассейнның - тирән, ә суының бик салкын булуы турындагы кисәтүенә колак салмый. Берникадәр вакыттан соң әнисе бассейн төбендә яткан улын табып ала. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, малай су астында 10 минуттан алып ярты сәгатькә кадәр булган.
Әлеге факт буенча «Саксызлык нәтиҗәсендә үлемгә китерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Полиция хәлнең барлык нечкәлекләрен, шулай ук малайның әнисенең кайдалыгын ачыклый. Хатын-кызның балигъ булмаган тагын дүрт баласы бар, дип яза Татар-информ.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Картасындагы миллион сум акчаны мошенникларга күчергән
-
#Кыскача яңалыклар
Һәлакәткә юлыккан самолет табылган
-
#Авыл
Якын-тирә бөтен авылларны үзенә җыйды
-
#Шоу-бизнес
Гайфулла Афзалов: «Күршеләргә кереп йә абзарда йоклаган вакытларыбыз күп булды»
-
#Кыскача яңалыклар
Россиянең бер төбәгендә бортында 43 пассажир булган самолет югалган
Комментарийлар