ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов танылган көрәшче Раил Нургалиевка “нинди хыялың бар, көрәштән китү теләгең бармы, кайчан?” дигән сорау бирде.
“Беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләгә һәм мине тудырган әти-әнигә рәхмәтлемен. Аллаһка шөкер, бөтен хыялларны да тормышка ашырдым. Яраткан хатыным, балаларым бар, көрәш карьерасында үзем теләгәнне өч тапкырга арттырып үтәдем. Отасы әйберем калмады, Аллаһка шөкер. Мин – көрәшнең фанаты. Җаным-тәнем белән көрәштә мин. Сәламәтлегем бар, туктарга уйламыйм. Алга таба да отасым, җиңәсем килә. Иң зур теләгем – көрәш гадел булсын иде, чөнки кайвакыт хөкемдарлар дөрес бәя бирми. Кемне тартырга кирәк, шуны беренчелеккә чыгаралар. Бу хәл балалар арасында да күзәтелә. Мин дә балалар арасында гел җиңелә идем”, - диде Раил Нургалиев.
Комментарийлар