16+

Россиядә чит ил паспортын алу кыенлашачак

Документ бирү өчен пошлина күләме 20 процентка күтәреләчәк. Яңа үрнәктәге паспортның бәясе 6 мең сум тәшкил итәчәк.

Документ бирү өчен пошлина күләме 20 процентка күтәреләчәк. Яңа үрнәктәге паспортның бәясе 6 мең сум тәшкил итәчәк.

Россия хөкүмәте яңа буын чит ил паспорты бирү өчен пошлинаны 20 процентка арттырырга тәкъдим итте. Салым канун проектының икенче укылышына төзәтмәләр нигезендә бюджет пакетындагы бәяләр 2024 елның 1 гыйнварыннан ук артачак.

Өлкәннәр өчен документны рәсмиләштерү бәясе биш мең сумнан алты мең сумга кадәр, ә балалар өчен ике мең ярымнан өч мең сумга кадәр артачак. Моннан тыш, Россиядә вакытлыча яшәүгә рөхсәт рәсмиләштергән өчен пошлинаны 1600 сумнан 1920 сумга кадәр арттыру планлаштырыла.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading