Махмырга каршы көрәшнең киң таралган ысулы организмга куркыныч тудыра.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече – психиатр-наркологы Евгений Брюн исерткеч эчемлек кулланып махмырдан котылырга теләүнең куркыныч булуын белдергән. Шул рәвешле “баш төзәтү” – куркыныч, хәтта үлемгә китерергә мөмкин, дигән ул.
Аның сүзләренчә, искесе дә тиешенчә эшкәртелмәгән килеш, яңадан исерткеч эчемлек кулланырга ярамый. Евгений Брюн ассызыклаганча, организм алкогольне шактый озак – өч көннән өч атнага кадәр эшкәртә икән.
“Күпчелек махмыр дип атаган әйбер – организмда калган алкоголь нәтиҗәсе, айнып бетмәү. Шуңа да бу рәвешле “баш төзәтергә” ярамый”, – дигән ул.
Белгеч сүзләренчә, организмны кичә зур күләмдә кабул ителгән хәмердән соң кефир, шулпа яки кәбестә тозлыгы ярдәмендә тәртипкә китерү яхшырак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар