16+

«Сәлам, бу фотода синме?»: бер татарстанлы мошенникларның яңа төрле капкынына эләккән

Бөгелмәдә яшәүче иргә мессенджер аша алдашуның яңа формасы белән очрашырга туры килгән.

Бөгелмәдә яшәүче иргә мессенджер аша алдашуның яңа формасы белән очрашырга туры килгән.

«Сәлам, бу фотода синме?» дигән хәбәр алганнан соң, 52 яшьлек ир-ат җибәрелгән файлның сылтамасына баса. Бу вакытта мошенниклар аның хисап язмасына (учетная запись) керү мөмкинлеген ала һәм аның исеменнән барлык контактларына хәбәрләр тарата башлыйлар.

Аның ватс апптагы аккаунты җимерелгәнен аңлап, бөгелмәле банк счетындагы акчаларның "исәнме-юкмы" икәнлеген тикшергән һәм барлык акчаларның да юкка чыгуын ачыклаган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Ведомство хезмәткәрләре сак булырга, шикле сылтамаларны ачмаска һәм шәхси мәгълүмат белән уртаклашмаска кирәклеген искә төшерә. Мошенникларның корбаны булмас өчен саклык чаралары турында истә тоту мөһим. 

Телефоннарыгызга ике  пароль белән керә торган бик куегыз. Дәүләт хезмәтләре порталы, онлайн-банктагы логин-парольләрен дә үзгәртегез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading