Соңгы биш елда республика фаунасы марал һәм тимгелле болан белән тулыланган
Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков хәбәр итүенчә, соңгы биш елда республика фаунасы марал һәм тимгелле болан белән тулыланган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков хәбәр итүенчә, соңгы биш елда республика фаунасы марал һәм тимгелле болан белән тулыланган.
– Мондый эш республикада совет чорыннан бирле үткәрелмәгән, ул вакытта 20 гасырның 70 нче елларында кабан китерелгән булган. Боланнар буенча да нәтиҗәгә ирешербез дип ышанабыз. Хәзер бу төрләрнең исәбе алып барыла. 2030 елга үз алдыбызга аларны республиканың бөтен территориясенә күчереп утырту бурычын куябыз, – диде ул ведомство коллегиясендә.
Республикада аучылык планында соры куян, кыр тавыгы, көртлек һәм урман тавыгына ихтыяҗ арта. Әмма әлеге төрләрнең саны динамикасына анализ биологик потенциалдан шактый түбән үсеш темпларын күрсәтә: соры куян һәм кыр тавыгы – 48 процентка, көртлек – 45 процентка, урман тавыгы – 38 процентка. Республиканың аерым җирләрендә бу кошларның саны билгеләнгән нормативка туры килмәвен күрәбез, диде Федор Батков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Авыл
Якын-тирә бөтен авылларны үзенә җыйды
-
#Шоу-бизнес
Гайфулла Афзалов: «Күршеләргә кереп йә абзарда йоклаган вакытларыбыз күп булды»
-
#Кыскача яңалыклар
Россиянең бер төбәгендә бортында 43 пассажир булган самолет югалган
-
#Кыскача яңалыклар
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә яңалык
-
#Шоу-бизнес
Гөлназ Шәрипҗанова: “Бүген безгә ярдәм иттеләр, иртәгә без ярдәм итәрбез”
Комментарийлар