“Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясендә татар шагыйрьләренең “Сүнмәс йолдызлыгы” кабызылачак
2 декабрьдә 17.00 сәгатьтә “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясендә режиссер Искәндәр Нуриҗановның “Сүнмәс йолдызлык” театральләштерелгән тамашасының премьерасы була.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
2 декабрьдә 17.00 сәгатьтә “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясендә режиссер Искәндәр Нуриҗановның “Сүнмәс йолдызлык” театральләштерелгән тамашасының премьерасы була.
Спектакль арт-резиденциянең әдәби кичәләре циклын дәвам итәчәк. Бу юлы Алафузов театры бинасында XIX гасыр азагы-XX гасыр уртасы татар шигърияте бөек иҗатчыларының шигырьләре, җырлары һәм романслары яңгыраячак.
“Җиде укучы Казан метрополитены әдәби поездында бара. Аның бизәлеше татар шигърияте дөньясына җәлеп итә. Тамашачылар белән бергә алар Закир Рәмиев (Дәрдемәнд), Хәсән Туфан, Һади Такташ, Муса Җәлил һәм башкалар иҗаты белән танышачак. Ә шигъри поезд машинисты Габдулла Тукай үзе булачак”,- дип сөйләде режиссер.
Искәндәр Нуриҗанов сүзләренә караганда, “Сүнмәс йолдызлык” – хәзерге заман һәм тарих, чынбарлык һәм сәнгать симбиозы. Алар – татар милләте мирасы буенча мавыктыргыч бер сәяхәт.
Проектта театрның яшь артистлары – ГИТИСны, Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен һәм илнең башка иҗади вузларын һәм колледжларын тәмамлаганнар катнаша.
Куелышта визуаль театрның заманча технологияләре кулланылачак.
“Сүнмәс йолдызлык” музыкаль-шигъри кичәсенә билетларны шулай ук “Пушкин картасы” буенча да алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Авыл
Якын-тирә бөтен авылларны үзенә җыйды
-
#Шоу-бизнес
Гайфулла Афзалов: «Күршеләргә кереп йә абзарда йоклаган вакытларыбыз күп булды»
-
#Кыскача яңалыклар
Россиянең бер төбәгендә бортында 43 пассажир булган самолет югалган
-
#Кыскача яңалыклар
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә яңалык
-
#Шоу-бизнес
Гөлназ Шәрипҗанова: “Бүген безгә ярдәм иттеләр, иртәгә без ярдәм итәрбез”
Комментарийлар