16+

Татарстан юлларында иминлекне пилотсыз очкыч күзәтә башлаячак

Быел ЮХИДИ системасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотучы махсус дрон хезмәт итә башлаячак.

Быел ЮХИДИ системасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотучы махсус дрон хезмәт итә башлаячак.

Бу хакта «Татарстан Онлайн» вакытында турыдан -туры эфирда Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов сөйләде.

Аның сүзләренчә, мондый технология республикада хокук бозучылар белән көрәшү өчен кулланылган булган. Бу пилотсыз очкыч яңа, яңартылган модель. Ул һава температурасының түбәнәюеннән курыкмый, ул тәүлек буе һавада эленеп тора ала. Дрон алган мәгълүмат ЮХИДИнең җирдәге экипажына тапшырыла, ә ул үз чиратында  кагыйдә бозучыны туктата.

"Каршы як полосага чыгуны булдырмас өчен генә кирәк булачак. Ул һавадан трассадагы юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлешен тикшереп торачак. Әлбәттә, без аны куаклар артыннан җибәрмәячәкбез-пилотсыз аппарат эшләгән урыннарга махсус билге куелачак", - дип йомгаклады Рөстәм Гарипов.

 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading