16+

Татарстанда җепшек кар көтелә

Татарстанда шимбәгә кадәр алмашынучан һава торышы көтелә.

Татарстанда шимбәгә кадәр алмашынучан һава торышы көтелә.

Көчле җил, җепшек кар һәм бозлавык тыныч көннәр белән чиратлашып торачак, дип белдерә синоптиклар. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген республикада явым-төшемнәр, шул исәптән җепшек кар явуы, көчле җил һәм бозлавык көтелә. Әмма чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә антициклон йогынтысында һава торышы тынычрак булачак. Сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һава температурасы -6...+1 градус, көндез −1..+5 градус була.

Якынча фаразлар буенча, 28 октябрьдә циклон йогынтысында Татарстанда кабат яңгыр һәм җепшек кар явачак. Икенче көнне явым-төшемнәр ихтималы аз – республиканың көнчыгыш районнарында урыны белән явым-төшемнәр булуы мөмкин. Көндез -2...+3 градус була. Төнлә юлларда бозлавык булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading