16+

Татарстанда коточкыч юл һәлакәте: «Бөтен гаилә һәлак булган»

Беренчел мәгълүматлар буенча, җиңел машина каршы хәрәкәт итү юлына чыккан, биредә ул йөк машинасы белән бәрелешкән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, җиңел машина каршы хәрәкәт итү юлына чыккан, биредә ул йөк машинасы белән бәрелешкән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә 12 июль көнне иртәнге бишләр тирәсендә Казан-Оренбург трассасында булган коточкыч юл – транспорт һәлакәтенең нечкәлекләрен сөйләделәр.

Алдан алынган мәгълүматлар буенча, KIA шоферы каршы якка килеп чыккан, биредә авыр йөк ташучы машина белән бәрелешкән.

Оренбургта яшәүче гаилә — 41 яшьлек шофер, 42 яшьлек хатыны һәм аларның 20 яшьлек кызы юл-транспорт һәлакәтендә үлгән.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

1

7

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading