16+

Паспортка дөрес булмаган имза кую аны гамәлдән чыгару өчен сәбәп түгел

Россия Эчке эшләр министрлыгы паспортка тиешле булмаган имза кую документны гамәлдә түгел дип тану өчен нигез булмый дип белдерде.

Россия Эчке эшләр министрлыгы паспортка тиешле булмаган имза кую документны гамәлдә түгел дип тану өчен нигез булмый дип белдерде.

Бу хакта 19 ноябрьдә ведомствоның матбугат үзәгенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Министрлыкта аңлатуларынча, паспортны гамәлдә яраксыз дип тану өчен законда каралган сәбәпләр исемлеге төгәл билгеләнгән. Алар арасында гражданинның паспорт алганда дөрес булмаган имза куюы юк.

Паспорт түбәндәге очракларда юридик көчен югалта:

  • Россия гражданлыгы туктатылганда;

  • документ хуҗасы үлгәндә;

  • яңа паспорт алганда;

  • паспорт урланганда, югалганда яки алга таба куллану өчен яраксыз булганда.

Гражданның фамилиясе, исеме, атасының исеме, җенесе, туган көне яки туган урыны үзгәргән очракта, паспорт 90 көннән соң гамәлдә булудан туктый.

Шулай ук куллану вакыты чыккан, өч ел дәвамында таләп ителмәгән документлар да гамәлдә түгел дип таныла ала.

Моннан тыш, паспорт рәсмиләштергәндә ялган яки гамәлдә булмаган документлар куллану, шулай ук документның ялган бланкта әзерләнүе ачыкланса, ул юридик көчен югалта.

паспорт. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading