Татарстанда сазан белән чөгә балыгын үрчетәчәкләр
2018 елда Татарстанда Мишә елгасы тамагында тагын бер табигый тыюлык барлыкка киләчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
2018 елда Татарстанда Мишә елгасы тамагында тагын бер табигый тыюлык барлыкка киләчәк.
– Биредә уылдык чәчү вакытында браконьерлык эшчәнлеге бик көчле. Карадули авылыннан алып Мишәнең Чулман елгасына кушылган урынына кадәр законсыз балык тоталар. Мондый ау аеруча да сазан өчен куркыныч. Без браконьерлык эшен тыйдык, уылдык чәчү вакытында бу урынны табигый тыюлык территориясе итеп билгеләдек, – диде Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Лицензияләү, дәүләт учеты, кадастр һәм хайваннар дөньясы объектларын куллануны көйләү идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияков.
Әлеге документ федераль һәм төбәк закон проектлары белән тәңгәлләштереп эшләнгән.
– Проект әзер, хәзерге вакытта документ Россия Федерациясе Табигый ресурслар министрлыгында. Уңай җавап алуга, ул Татарстанның Министрлар Кабинетына карар кабул итү өчен җиткереләчәк. Шуннан соң балык тоту биредә бары тик уылдык чәчү алдыннан 1 февраль – 15 апрель аралыгында гына рөхсәт ителәчәк, – диде Ринат Чиспияков.
Сүз уңаеннан, 2017 ел азагында республика хөкүмәте төбәк буенча 1750 гектар территориядә “Чөгә балыгы уылдык чәчү урыны” булдырырга карар кылган иде. Бу эш киләчәктә чөгә балыгын кызыл китаптан сызып атырга ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар