16+

Татарстанның бер районына бүреләр ияләшкән

Ана бүре урман территориясендә яши дип фаразлана.

Ана бүре урман территориясендә яши дип фаразлана.

Бүрене беренче булып Зәй районы Чыбыклы авыл җирлегенең Суык Чишмә авылы урман хуҗалыгы хезмәткәре күреп алган. 19 майда "Шайтан яр" урман полосасы эчендә бер куаклыкта ана бүрегә тап булган. Бу очрашуны ул фотога төшереп алган, дип яза "Новости Заинска". 

— Бәлки, ул Зәй районы аша күчеп йөрүче бүредер. Әмма җанварның даими яшәү урыны эзләп йөрү ихтималы да бар, – ди Татарстан биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Әдиб Габдрахимов.

Аның сүзләренчә, 22 май көнне иртән Зәй урманчылары Кармалка авылы янындагы урман полосасында бүре күрүләре турында кабат хәбәр иткәннәр. Димәк, кыргый җанвар кешеләрнең йортлары янында гына йөри һәм куркыныч тудыра.

«Кармалы» һәм «Елховлес» аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләре Зәй районында бүре үрчүен туктату максатыннан, ана бүрене табу һәм юк итү максатыннан көндезге һәм төнге патрульгә чыккан.В Заинский район Татарстана вернулись волки

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading