16+

Яңа ел чыршыларын ташларга ашыкмагыз!

Казанда Яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары ачылды.

Казанда Яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары ачылды.

Чыршыны тапшырганчы, ботакларын мишуралардан һәм уенчыклардан чистартырга кирәк.
Агачлар хайваннар һәм кошлар астына җәеләчәк яисә кәҗәләргә ризык буларак кулланылачак, дип хәбәр итә ТР Экология министрлыгы.

Чыршыларны 31 нче гыйнварга кадәр кабул итәчәкләр. Контейнерлар Гадел Кутуй урамы, 160 адресы буенча урнашкан Идел буе экологик компаниясе офисы янында һәм Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча урнашкан Казан сәүдә үзәкләренең берсендә урнаштырылачак.

Исегезгә төшерәбез, «Кышкы бульвар»дагы махсус контейнерда чыршы агачларын эшкәртеп йомычка ясарга җыячаклар. Теләге булган кешеләр уенчык һәм мишуралардан азат ителгән чыршы, нарат, ак чыршы һәм ботакларны алып килә ала, дип яза kzn.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading