ТР да "Ярдәм янәшә!" акциясенең дүртенче этабы уза.
Моңа кадәр республикада яшәүчеләр 157 меңнән артык азык-төлек комплектын алган иде инде. "Җыелмаларны алучылар - республикада яшәүче 55 мең кеше, алар коронавирус аркасында авыр хәлгә калганнар. Һәркайсы май һәм июнь дәвамында өч тапкыр кирәкле продуктлар алган иде инде. Шушы көннәрдә азык-төлек тартмаларының дүртенче, соңгы партиясен китерү башланды. Кирәкле продуктлар татарстанлыларга 5 июльгә кадәр китереләчәк. Шул рәвешле, азык-төлек тартмаларының суммар күләме 220 мең данәдән артып китәчәк, - дип хәбәр итә акцияне оештыручылар.
Әлеге пакетларны керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк, 8 яшьтән олырак балалары булган гаиләләр, шулай ук ялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк, керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк гаиләләр алды. Моннан тыш, азык-төлек җыелмасы аз керемле гаиләдә (ата-ананың берсе алимент түләми) тәрбияләнүче балаларга, опека һәм попечительлек вазифаларын бушлай башкаручы гаиләләргә тапшырылды. Шулай ук азык-төлек җыелмаларын коронавирус вазгыяте шартларында зыян күргән эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр гаиләләре, шулай ук түбән керемле гаиләләрнең балалары алды.
Комментарийлар